"Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы" форум-әңгәмә Мәскәүдә узачак

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

"Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы" форум-әңгәмә Мәскәүдә 3 октябрьдә узачак. Аны милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.

"Телләр сәясәте, рус теле үсеше, Россия халыклар телләрен саклап калу мәсьәләләре, безнең агентлык өчен бик мөһим. Чөнки болар барысы да милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр белән бәйле. Бүгенге көндә тынычлык һәм бердәмлек булсын өчен, үз эченә Россия халыклар телләрен һәм рус телен керткән уникаль мәдәни мирасны сакларга кирәк", - ди милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

Быел филология белгечләре, рус теле һәм Россия халыклар телен укытучылар, федераль һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре Мәскәү шәһәренең үзәгендә урнашкан тарихи бинада җыелачак.

Тулырак мәгълүмат белән Россия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы сайтында www.fadn.gov.ru таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International