Воронежда "Сәламәтлекне саклау өчен белем бирү: тәҗрибә, мисаллар, үсеш юллары" VIII Бөтенроссия форумы кысаларында "Россия сәламәтлек Укытучысы – 2017" VIII Бөтенроссия бәйгесе узды.
Конкурста Татарстан данын республика этабы җиңүчесе Виктория Бань яклады. Ул - Лениногорск муниципаль районы МББУ "10-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Жюри составында танылган галим-педагоглар, алдагы конкурсларның лауреатлары һәм абсолют җиңүчеләре эшләде.