Яңа ел каникулларында Казан Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары Тәтеш районында урнашкан “Ласточка” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда ял иттеләр. “Кар бөртекләре” һәм “Кар бабай” отрядлары шигерьләр һәм биюләр өйрәнде, үз куллары белән яна ел уенчыкларын эшләп чыршы бизәделәр, кошлар өчен оялар эшләделәр, саф һавада актив уеннар уйнадылар.