10 гыйнварда Чирмешән 1-нче урта мәктәбендә координация советы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җыелашта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы урта белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, урта белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Лилия Саубанова, урта белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Лустина, ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рина Бадриева һәм башкалар катнашты.
Җыелыш барышында Тамара Федорова Чирмешән районының белем бирү системасында булган проблемалар хакында сөйләде һәм педагоглар белән системалы эш алып бару кирәклеге турында әйтте.
Рина Бадриева белем бирү сыйфатын күтәрү буенча “юл картасына” кертергә кирәкле чаралар турында сөйләп китте.