Йомгаклау этапта республиканың 31 районыннан 118 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча дипломнар белән 21 катнашучы бүләкләнде, ә җиңүчеләр булып Вероника Шәрәфетдинова (Казан, 8 сыйныф), Элина Гайнуллина (Казан, 9 сыйныф), Динара Шәрипова (Түбән Кама, 10 сыйныф), Камиль Габидуллин (Казан, 11 сыйныф). Шулай ук, укучыларны яхшы әзерләгәннәре өчен 16 укытучы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнде.