Мирза Мәхмүтов исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә бәйге игълан ителде

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның 27 декабрендә кул куйган указ нигезендә М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан дәүләт премиясе булдырылды.  Әлеге дәүләт бүләге педагоглар арасында фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру, фән казанышларын мәгариф өлкәсенә кертү максатыннан гамәлгә куелды. Әлеге мәртәбәле премия шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе академигы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улының исемен мәңгеләштерү максатын да күз алдында тота. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

М.И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә бәйгедә Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала.

Һәр елны 5 октябрьгә  ике премия тапшырылачак. Тулырак мәгълүматны Конкурс нигезләмәсе белән танышып белеп була, диелә матбугат хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International