Татарстан – мөмкинлекләр территориясе

 29 гыйнварда Казаның 179 нчы мәктәбендә, яңа төрле кызыклы уен-викторина форматында, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән “дәрес” узды.

Әлеге чара Таткарстан Республиксында эшләп килүче “Кадрлар резервы” (Кадровый резерв) дип аталган проект кысаларында үтте. Мәгълүмат өчен: проект 2009 елдан башлап Яшьләрнең иҗат академиясе, ТР фәннәр һәм мәгариф академиясе, Яшьләр һәм спорт министрлыгы ярдәмендә эшли. Проект кысаларында барлыгы 1940 кеше курслар узган. «Резервистларның» 200дән артыгы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган; 60тан артык проект, 2320 социаль акция, 240 интерактив-белем бирү чарасы гамәлгә ашырылган.

 “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” белем бирү һәм тәрбия максатыннан үткәрелгән чараның автор- җитәкчесе - Назлыгөл Минһаҗева үзе дә “Кадрлар резервы” проекты эшчәнлегендә катшанучы шәхес. Бүгенге көндә Назлыгөл КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем ала, инглиз һәм немец телләрен өйрәнә. Ул Халыкара олимпиадалар  җиңүчесе, Оксфорд һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе стипендианты, Чуркин исемендәге Казан Берләшкән милләтләр оешмасы моделе һәм Президент академиясенең җәйге кампус җиңүчесе,  Республика “Кадрлар резервы” проекты активисты.

Уен-викторина сораулары Татарстанның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында иде. Икенче өлешкә салынган сюрпиз укучыларга аерча ошады: биредә Германиядәге яшьләр хәрәкәте активисты, халыкара конкурслар лауреаты  Лиза Йоханна Кляйн, баштарак балаларга видео сораулары белән мөрәҗәгать итте, соңрак исә залдан күтәрелеп биргән соравы белән  балаларда, бер яктан гаҗәпләнү тудырса, икече яктан, кузләрдә шатлык очкыннары кабынуга сәбәпче булды. Чарада татар, рус, инглиз, немец телләрендә аерым фикерләр яңгырау, аралашу – укучыларда телләргә карата да мәхәббәт уятуга сәбәп булгандыр дип ышанабыз.

 Жюри составында һәм бүләкләүчеләр арасында Татарстан Республикасының Яшьләр идарәсе председателе киңәшчесе – Вафина Сабина Радик кызы, ИТ-Академия җитәкчесе Моисеева Эльвира  Александр кызы, ИТ-Академиянең белем бирү программалары җитәкчесе, Макеева Екатерина, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире,  VI Халыкара "Open Eurasian Literature Festival & Book Forum" әдәби фестивале җинүчесе  Ленар Шаех,  “Сәләт” яшьләр берләшмәсеннән Насибуллин Тагир Азат улы, КФУ укытучылары булу   балаларда туган якка карата мәхәббәт, патриотик хисләр уяту, гражданлык үзаңын тәрбияләү максаты белән уздырылган чарага  ямь биреп кенә калмыйча, чараны тагын да баетты, мәгънәсен тирәнәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования