XV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 31 нче гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә XV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үтте. Укуларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре,  Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, язучылар һәм  республиканың  26 районыннан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты.

Укулар укучыларның һәм укытучыларның сәламләү сүзе белән башланып китте.  Секцияләрнең эш барышында ясаган чыгышларның фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшнең максаты дөрес билгеләнүе, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясалуы, шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таянган булуы исәпкә алынды. Җиңүче укытучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнде.  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы, укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан системалы рәвештә уку һәм тәрбия процессында кулланылуы тагын бер мәртәбә ассызыкланды. Галимнәр фәнни – эзләнү эшләренә югары бәя бирделәр. Мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә бәя биреп бетермәслек алтын хәзинә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International