Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 3-6 нчы февралендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә.

Олимпиадада  үзләренең төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.  Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр. Моннан тыш,  олимпиадада катнашучыларга язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау оештырыла.

Олимпиаданың ябылу тантанасы Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International