Ярышлар Минзәлә районы чаңгы базасында узды. Чарада катнашучылар өчен Минзәлә шәһәренең истәлекле урыннары, парклары, М.Җәлил исемендәге музей буйлап экскурсия оештырылды.
Җиңүчеләрне Минзәлә башлыгы Сәләхов А.Ф., ТР мәгариф һәм фән министрлыгы опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм күрсәтү җитәкчесе Мусабирова З.В., “Татэнерго” җәмгыяте генераль директор урынбасары Краснов А.В. бүләкләделәр.