Мамадыш интернат-мәктәбе командасы юнифайд-футбол буенча беренче турнирда Россия данын яклаячаклар

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Казанда юнифайд-футбол 11Х11 буенча Бөтенроссия Спартакиадасы Россия махсус Олимпиадасы тәмамланды. Әлеге Спартакиада Чикагода узачак юнифайд-футбол 11Х11 буенча Бөтендөнья турнирына сайлап алу этабы булды.

Турнирда Смоленск өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Владимир Өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан 4 иң көчле команда ярышачак.

Казанда узган ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны Мамадыш мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе, икенче урынны Смоленск өлкәсе, өченче урынны Санкт-Петербург командалары яулап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International