Яр Чаллы шәһәре 69-нчы мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» муниципаль бәйгесе узды. Жюри әгъзаләре рәтендә Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте җитештерүгә өйрәтүче мастер Лидия Агадуллина, 4-нче урта мәктәбе технология укытучысы Ренат Гарипов, 8-нче урта мәктәбе технология укытучысы Нина Гибадуллина.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яр Чаллы шәһәре 69-нчы мәктәбе 8 “Б” сыйныф укучысы Артур Санников, икенче урынны – Яр Чаллы шәһәре 68-нче мәктәбе 9 “Б” сыйныф укучысы Данила Кореев, өченче урынны - Яр Чаллы шәһәре 68-нче мәктәбе 9 “Б” сыйныф укучысы Даниил Николаев яулады. Җиҗәчеләр дипломнар белән бүләкләнде.