ТР Мәгариф һәм фән министры рус теле буенча БДИ тапшырды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Бөтенроссия “Бердәм ата-аналар өчен БДИ тапшыру мөмкинлеге” акциясе узды. Казан 8-нче гимназиясендә узган имтиханны республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та биреп карады.

Әлеге чарада катнашу өчен республика халкыннан 800 артык гариза килгән, аларның 45 – Казан халкыннан.

БДИда катнашучылар 8 бирем башкарды, соңгысы мини-инша язу иде.

“Бернинди куркыныч, равновесиядән чыгаручы әйбер юк. Имтихан алдыннан бланкларны тутыру турында тулы инструкция укыдылды. Мәктәп программасы буенча укыган кеше өчен биремнәр артык авыр түгел. Белемең булса, барсы да аңлашыла”, - диде Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International