ТР мәгариф һәм фән министры БДИга карата карашын ни өчен үзгәртүе хакында сөйләде

2018 елның 31 марты, шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИга карата ни өчен карашын үзгәртүе хакында сөйләде. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.

“Элегрәк бердәм дәүләт имтиханы турында мин кызым әлеге имтиханны тапшырган вакыт белән бәйләп фикер йөртә идем. Имтиханның беренче еллары иде ул, һәм мин билетларны ныклап өйрәндем, дип сөйләде Борһанов Кузьминга. — Миңа әлеге тест системасы бераз аңлашылып бетми иде. Мәсәлән, бер үк сорауга ике охшаш җавап булырга мөмкин, ди. Мәктәптә яхшы билгеләргә укып, ике югары уку йорты тәмамлаган кеше буларак,  теләсә кайсы җавапны да,  нинди генә укытучы булса да, дәлилли алачагымны аңлыйм. Шунлыктан, минем карашка, әлеге алым һәртөрле  иҗадилыктан мәхрүм итә”.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Сергей Кравцов Борһановның үзенә имтихан тапшырып карарга һәм карашын үзгәртергә киңәш иткән.

“Хәзер инде элеккеге тестлар түгел бу. Бу сорауларга төгәл җавап таләп ителә, һәм син анда "галочка" куймыйча, җавапны үзең язарга тиешсең”, - дип билгеләп үтте министр.
Нәтиҗәдә, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын ул 32 мөмкинлектән 25 баллга тапшырган.

“Минем уйлавымча, бу - ныклы "дүрт"ле. Кем генә, нәрсә генә әйтсә дә, бу билге - минем өчен горурлык. Миңа әлеге белемнәрне биргән укытучыларыма рәхмәтлемен. Билгеле, кайбер кагыйдәләр онытылган һәм шунлыктан "биш"ле алырлык эшләп  булмады. Хәйләгә корылган сораулар да бар иде. Әлбәттә, алдан ныклап әзерләнергә кирәк”, - дип белдерде Борһанов.

Интервьюның тулы текстын “События” газетасыннан укырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International