Казанда әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза

31 март 2018 ел., шимбә

Олимпиада 31 марттан 6 апрельгә кадәр узачак.

Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган тәртип буенча, олимпиаданың йомгаклау этабында агымдагы уку елында үткәрелгән региональ этапта тиешле балл җыйган укучылар, узган  елда үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре катнаша.

Шулай ук, олимпиаданың йомгаклау этабында региональ этапта иң югары балл (ул Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән баллның яртысыннан да  ким булмаска тиеш) җыйган берешәр укучы катнаша ала.

Казанга Россиянең 70 төбәгеннән 270 укучы килгән. Олимпиада турлары Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә  узачак.

Олимпиадада катнашучылар интеллектуаль ярышларда көч сынашудан тыш, Казан шәһәре белән якыннанрак  танышу максатыннан оештырылган  бай эчтәлекле экскурсияләрдә дә булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования