Конференция эшендә Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатның педагог-дефектологлары катнашты.
Конференцияне оештыручылар – «Соединение» начар күрүче һәм ишетүчеләр хәйрия фонды һәм «Ясенева поляна» начар күрүче һәм ишетүчеләргә ярдәм күрсәтүче федераль ресурслар үзәге. Конференциядә РФнең төрле төбәкләреннән, шулай ук, Норвегия, АКШ, Румыния һәм Польшадан начар күрүче һәм ишетүчеләр хакына эшләүче 150дән артык белгечләр, фәнни хезмәткәрләр, тикшерүчеләр, реабилитологлар, галимнәр һәм инженерлар катнашты.