Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте БДИ һәм ТДИна әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганаклары белән файдаланырга чакыра.
БДИ расписаниесен, үткәрү вакытларын, нәтиҗәләрнең кайчан биреләчәген, үткәрү тәртибен, еш бирелә торган сорауларга җавапларны Рособрнадзор сайтында һәм бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталында табарга мөмкин. 9 нчы сыйныф укучылары өчен шундый ук мәгълүмат ДЙА-9 рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.