17 апрельдә "Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" республика акциясе уздырылачак

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә “Ата - аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырыла. Акциянең максаты - ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

        Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

        Казан шәһәрендә акция 127 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында (Х.Мәүлетов урамы, 15 нче йортта) уздырылачак. Башлану вакыты: 9 сәг 45 мин.

Муниципаль районнарда акциянең уздырылу урыннары хакындагы мәгълүматны мәгариф бүлекләреннән белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International