Лаеш балалары – ел саен үткәрелә торган XIV Самбо буенча ачык турнир җиңүчеләре

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

13-14нче апрельдә Мәскәү дәүләт төзелеш университеты спорт сараенда балалар йортларында, кадет корпусларында тәрбияләнүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган самбо буенча СССР чемпионы, профессор Евгений Леонидович Глориозов исемендәге XIV Самбо буенча ачык турнир узды. Ярышларда 13-16 яшькә кадәр, 35-84 кг авырлык категориясендә 130 егет һәм кыз катнашты. Татарстан Республикасы данын Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче 4 бала яклады. Миләүшә Газизҗанова – алтын медаль, Вадим Лукин һәм Алинә Вәлиева – көмеш медаль яулады, ә Артур Земсков «Җиңүгә омтылыш өчен» махсус призга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International