Татарстан командасы 3D-технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасында икенче урын алды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 13-15нче апрелендә «Артек» үзәгендә 3D-технологияләр буенча III Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды. Чара «Киләчәк инженерлары: 3D-технологияләр» 14+ яшь категориясендә төбәк сайлап алу этабында җиңүчеләр өчен профильле смена кысаларында узды.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән: Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Архангельск, Белгород, Волгоград, Вологда, Калининград, Киров, Курск, Ленинград, Мурманск, Новосибирск, Псков, Саратов, Свердловск, Самара, Төмән, Чиләбе һәм Ярослав өлкәләреннән, Кырым, Чуваш, Саха, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Краснодар, Красноярск һәм Пермь крае, Ханты-Манси автономиялы округыннан барысы 140 укучы катнашкан. Шулай ук  чит илләрдән: Эстония, Төркия, Италия, Испания, Швеция, Хорватия, Финляндия һәм Ирландиядән дә 34 укучы катнашкан.

Татарстан  Республикасыннан  Түбән Кама «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү» өстәмә белем бирү үзәгеннән («Кванториум» балалар технопаркы): Анастасия Ежова, Хайдарпашич Ирма (җитәкчесе - Репетей Дмитрий Валерьянович), шулай ук Яр Чаллы «Кванториум» балалар технопаркы укучылары: Болотов Тимофей, Мамин Яков (җитәкчесе - Лысенков Александр Сергеевич) катнашты.

Төбәк командалары укучылары карны тутыру һәм күбрәк күләмдә эретү вакытын кыскарту ярдәмендә кар эретү җайланмалары эшен оптимальләштерү мәсьәләсен чиштеләр.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 2 урынны (көмеш медаль) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International