Бүген Галиәскәр Камал театрында татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы булды. Олимпиаданың йомгаклау турына Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакистан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан һәм Россия Федерациясе субъектларының укучылар һәм студентлары чакырылды. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасыннан - 217, РФ субъектларыннан – 108, чит илләрдән – 30 вәкил бар.