Дәүләт Советында "Парламент дәресе" проектының иҗади эш җиңүчеләрен бүләкләделәр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда 2017 елгы республика "Парламент дәресе" проектының мәктәп укучылары арасында барган  иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләделәр.

2017 елның октябрендә республиканың барлык мәктәпләрендә унынчы тапкыр "Парламент дәресләре" узды. Узган ел дәресләр Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды.

"Парламент дәресе" кысаларында традицион рәвештә мәктәп укучылары арасында иҗади эшләргә һәм педагоглар өчен методик конспектларга республика бәйгесе булды. Ул 12 номинация буенча узды.

Бәйгенең республика этабында 1 — 11 сыйныфлардан 353 укучы катнашты, 44 педагог методик дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итте.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин иҗади эшләр күргәзмәсен карады. Ул Татарстанда "Парламент дәресләре"н уздыруга зур әһәмият бирелүен билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресләре"н уздыру буенча иң яхшы методик конспект авторлары  - педагогларга, укытучыларга бүләкләр тапшырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хаты белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова һәм берничә укытучы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова "Парламент дәресе"ндә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм депутатлар өчен әлеге дәрес Дәүләт Советында үткәрелгән эшкә тиң һәм закон чыгару кебек үк мөһим булуын билгеләп үтте.

Казан мәктәпләренең берсендә белем алучы 5нче сыйныф укучысы Артем Яруллин хокукый дәүләт турындагы уй-фикерләре белән бүлеште. Ул үз иншасында хокукый дәүләттә Конституциянең тоткан урынын тасвирлап биргән.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда "Парламент дәресләре"н уздыру дәвам итәчәген җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International