«Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү, әлеге гаиләләрне әзерләү һәм аларга алга таба ярдәм күрсәтү үзәге» ДБУ белгечләре «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үстерү үзенчәлекләре» темасына күчмә семинар уздырды. Фикер алышуда Сарман муниципаль районы 3 урта гомуми белем бирү учреждениясеннән килгән 30 педагог катнашты.