Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны билгеле булды. Исәпләүләр буенча, катнашучылар саны 165 меңнән артык.
Быел катнашучылар саны аеруча югары булган. Узган ел акциядә 120 мең кеше катнашкан булса, быел 165 меңнән артык кеше тантаналы йөрешкә чыккан. Татарстан буенча быел якынча 363 мең кеше "Үлемсез полк" катнашучысы булган.
Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар 15:00 сәгатьтә Карл Маркс урамыннан Меңъеллык мәйданына таба юл алды. Бәйрәм уңаеннан мәйданда концерт бара. 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты көтелә.