Рәфис Борһанов ата-аналарның республикакүләм интернет-җыелышын үткәрәчәк

2018 елның 15 мае, сишәмбе

17нче майда сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләренә багышланган ата-аналарның VI Республика интернет-җыелышы узачак. Ул “Игътибар! Үзенчәлекле бала!” дип исемләнә.

Интернет-җыелышта катнашучы экспертлар төрле нозологияле (ишетү, күрү сәләте, хәрәкәтләнүе чикле,  сөйләмендә кимчелекләр, аустик спектрда үзгәрешләр булган) балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, сәламәтлеге чикле булган балаларның ата-аналары, укытучылары, тәрбиячеләре, дефектологлар, психологлар һәм алар белән эшләүче башка белгечләрнең үзара хезмәттәшлек итү юллары хакында фикер алышачаклар. 

Җыелышның эшендә алып баручы буларак Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, «VERA» яраклашу, реабилитация һәм  ресоциализация үзәге директоры, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының өлкән укытучысы, укытучы-логопед Артем Игнатьев, «Росток» реабилитация һәм коррекция үзәгенең бүлек җитәкчесе Татьяна Макарова, укытучы-дефектолог, тифлопедагог Ирина Куцко катнашты.

Җыелышның онлайн-тапшыруы 10 сәгать 30 минуттан 12:00 сәгатькә кадәр В.Г. Тимирясов исемендәге  Казан инновация университеты сайтында: http://киу.рф/ адресы буенча алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International