Казанда VIII бөтенроссия балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча фестивальнең пленар утырышы узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Казанда VIII бөтенроссия балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча фестивальнең пленар утырышы узды. Чара «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара  программасын тормышка ашыру  кысаларында узды. Фестивальдә  Санкт-Петербург, Киров, Иркутск, Подольск (Мәскәү өлкәсе), шулай ук  Казан, Яшел Үзән, Чистай, Югары Ослан, Балтач, Тәтеш  шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты. Секция утырышлары Казанның берничә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмасында булды. «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара  программасының Россия буенча координаторы О. Мадисон  үзенең чыгышында Россиядә бу проектның үсеш программасы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы «Экомәктәпләр/Яшел флаг» халыкара  программасында җиңгән мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмалары арасында «Яшел флаг» саны буенча алдынгы урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International