II республика инглиз телендәге мәктәп театры фестиваль-бәйгесе тәмамланды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

School theatre инглиз телендәге мәктәп театр коллективлары республика фестиваль-бәйгесе икенче ел рәттән чит телләрне өйрәтүнең сыйфатын арттыру максатыннан үткәрелә. Бәйге өч: муниципаль (16нчы апрельгә кадәр), зона (18нче-21нче апрель), республика (май) этапларында узды.

Мәктәп укучылары инглиз һәм америка авторлары әсәрләре буенча театр күрсәттеләр. Катнашучылар әсәрләрне үзләре сайлады.

Казан шәһәренең 179нчы мәктәбендә узган финалда 222 команда катнашты. Җиңүчеләрне Казан шәһәренең 177нче мәктәбендә бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International