Идел буе федераль округының туризм спорты буенча беренчелегенд ТРның җыелма командасы беренче урынны яулады

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Быел «Туриада»га Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән 700гә якын катнашучы җыелды. Лагерь эшенең программасы кысаларында Идел буе федераль округының туризм спорты буенча беренчелеге үткәрелде. Бу ярышлар 2018 елның халыкара, бөтенроссия, төбәкара спорт чараларының Бердәм календарь планына кертелгән. Ярышлар түбәндәге төрләр буенча үткәрелде: велосипедта узыш (шәхси һәм команда беренчелегенә), суда узышлар (каяк-слалом, катамаран-слалом и команда узышлары) һәм җәяүле  дистанцияләр. Моннан тыш, 27 спортчы «Туриада» ярышлары барышында спорт мастеры кандидатлыгына нормативларны үтәделәр.

Татарстан Республикасының җыелма командасында 43 вәкил көч сынашты. Алар арасында 16-17 яшьлек спортчылар да бар. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, быел танып-белү конкурсларының жюри әгъзасы буларак Татарстан Республикасыннан ТРның туризм спорты федерациясе президенты Хайруллин Илгизәр катнашты.

Чараның ябылу тантанасында Игорь Паньшин «Туриада – 2018» ярышларының җиңүчеләрен һәм призлы урыннарны яулаучыларны бүләкләде.

Идел буе федераль округының туризм спорты буенча беренчелегендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:  1нче урын  – Татарстан Республикасы командасына, 2нче урын  – Пермь өлкәсе җыелма командасына, 3нче урын  –Марий Эл Республикасы командасына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International