Яр Чаллы педагогия көллияте студенты - РФ педкөллият студентлары арасында үткәрелгән I Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Рыбинск шәһәрендә педкөллият студентлары арасында үткәрелгән  I Бөтенроссия олимпиадасының «Мәгариф һәм педагогика фәннәре» юнәлеше буенча йомгаклау этабы узды. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар илебездә беренче мәртәбә үткәрелә. Рыбинск һөнәри-педагогия көллиятенә ярышларда катнашу өчен Россиянең 43 төбәгеннән студентлар һәм аларның остазлары җыелды. Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан Республикасы данын Яр Чаллы педагогия көллияте студенты Екатерина Кошкина яклады. Екатерина олимпиаданың төбәк этабы җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») төбәк чемпионатының призеры. Яр Чаллы педагогия көллияте студенты  РФ педкөллият студентлары арасында үткәрелгән I Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International