Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезне соңгы кыңгырау бәйрәме  белән тәбрик итәм! Бүгеннән сез балачак белән хушлашасыз һәм яңа, мөстәкыйль тормышка аяк басасыз.

Сезнең өчен алда тагын да җаваплы булган дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру чоры башлана. Иң  мөһиме – сез үзегезнең киләчәк тормышка юлыгызны һәм аның маягы булачак һөнәри юнәлешне  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.  Сез көчле рухлы, киләчәккә  өмет-хыялларыгыз зур! Мәктәптә алган белемнәрегез барлык уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Беркайчан да ирешкән үрләрдә генә тукталып калмагыз! Мәктәп елларында сезнең белән гел янәшә атлаган, фикерләргә, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне  кайгырткан,  җиңәргә өйрәткән ата-аналарга, укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар һәрвакыт сезгә киңәш бирергә, ярдәмгә килергә әзер булуын исегездән чыгармагыз. Барыгызга да уңышлар телим! Хәерле юл сезгә!

Татарстан Республикасы Премьер-министр

урынбасары – министр                                                                                   Р.Т.Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International