Чистай шәһәрендәге күппрофильле көллияттә һөнәри осталык буенча республика олимпиадасы узды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Олимпиада урта звено белгечләрен «Җәмгыять туклануы ашамлыкларын әзерләү технологиясе» дигән белгечлек буенча әзерләү программасына нигезләнеп уздырылды.

Ярышларда Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 16 студент көч сынашты.

Конкурстагы биремнәр катнашучыларның теоретик һәм практик әзерлекләрен тикшерүгә,  һөнәри лексика белән эш итә белүләрен, заманча технологияләрне, шул исәптән мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллана белүләрен, шулай ук һөнәри эшчәнлекне иҗади якын килеп оештыра алуларын  һәм югары хезмәти сәнгатькә ия булуларын ачыклауга   юнәлдерелгән иде.

Олимпиаданың җиңүчеләре:

 I урын – Виктория Борисова,  Түбән Кама күппрофильле көллияте;

II урын – Вера Ширяева, Чистай күппрофильле көллияте;

III урын – Роза Гарипова, Бөгелмә аграр көллияте;

III урын – Михаил Кузнецов, Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте.  

 Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Нәфис Мөхәмәтҗанов, Актаныш технология техникумы;

 Наил Сибгатуллин, Мамадыш политехника көллияте;

Данис Галявин, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте;

Ксения Степанова, Зәй күппрофильле көллияте;

Ландыш Галиева, Казан сәүдә-экономика көллияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International