Яр Чаллыда «Кванториада - 2018» фәнни-техник проектлар бәйгесе үтте

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

«Кванториада - 2018» бәйгесендә катнашу максатыннан, Татарстан Республикасының 7 шәһәреннән 52 укучы һәм 22 остаз гариза биргән иде. Бәйгене оештыручылар барлык педагогларга да укучыларының яхшы әзерлекле булуларына югары бәя биреп, дипломнар тапшырдылар. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне 5 юнәлеш буенча билгеләде: «Робот техникасы», «Мәгълүмати  технологияләр», «Электроника», «Инженерлы дизайн» и «Автомодельләштерү». Вячеслав Чехунның проекты аеруча зур игътибарга лаек булды. Ул «Инженерлы дизайн» юнәлеше буенча, чын мәгънәсендә өлкәннәр эшли торган проект - «Санлы җитештерү «Индустрия 4.0» концепциясе буенча тормоз колодкалары тибындагы детальләр җитештерү өчен автоматлаштырылган технология комплекслары булдыру». Ул бу проектның экономик яктан нәтиҗәлелеге һәм чыгымын каплау буенча исәпләүләрне дә тәкъдим итте. Вячеслав Яр Чаллыдагы «Кванториум»да белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International