5нче июньнән 7нче июньгә кадәр Казан педагогия көллияте базасында “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылар белән һөнәри-психологик әңгәмә үткәрелә

6 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Әңгәмәгә  “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы 373 укытучы: 5нче июньдә – Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, 6нчы июньдә – Татарстанның муниципаль районнарыннан, 7нче июньдә  Казан шәһәреннән чакырылган. Әңгәмәне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогия көллияте укытучылары, Казан шәһәре мәктәпләренең директорлары арасыннан сайлап алынган тәҗрибәле экспертлар үткәрә.

Тест һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучыларның йомгаклау рейтингы 2018 елның 1нче июленә кадәр билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования