Уенның финалы Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында үтте. Уенның темасы - “Лев Толстой һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең юбилей елы”. Финал ярышларында Татарстанның 11 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 28 укучы катнашты. Укучыларның барысы да «Умники и умницы» уенының 2018 елның 11нче маенда үткәрелгән ярымфинал ярышларының җиңүчеләре һәм призлы урыннарны яулаучылары.
Ярышларны ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессорлары, укытучылары бәяләде.