Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының телдән булган өлеше гадәти тәртиптә узды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Катнашучылар 9нчы һәм 13нче июньдә биргән чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының телдән булган өлеше гадәти тәртиптә, җитди бозуларсыз үтте.

 Чит телләр буенча БДИ инглиз, француз, немец һәм испан телләреннән үткәрелә. Чит телләр буенча БДИна “Сөйләм” өлеше 2015 елдан кертелде.  Имтиханның телдән булган өлешен бирү-бирмәү мәсьәләсен укучы үзе ирекле рәвештә хәл итә. Имтиханның язма өлешен эшләгән өчен укучы 80 баллга кадәр алырга мөмкин, ә телдән булган өлешендә иң югарысы 20 балл белән бәяләнә. Чит телләрдән имтиханның телдән булган өлешен бирергә теләк белдереп 88,5 меңнән артык кеше гариза биргән. Шул исәптән 85 меңнән артык кеше инглиз теленнән имтиханга язылган. Немец телен – 1898, француз телен – 1048, испан телен 184 катнашучы бирәчәк. Чит телләрдән имтиханда иң түбәне булып 22 балл билгеләнгән.    Имтиханның ике өлешен аерым көннәрдә бирү каралган. Чит телләрдән язма рәвештә бирелә торган БДИның төп чоры 18нче июньдә үтәчәк. Чит телләрдән БДИ нәтиҗәләре 5нче июльдән дә соңга калмый билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International