“Минем нәселемнең язмышы минем туган ягым язмышында” дип исемләнгән проектка йомгак ясадылар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Проект «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе» тарафыннан һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.

Бу чара яшүсмерләрдә гражданлык тәңгәллеге формалаштыруга юнәлтелгән. Проектның төп идеясе – гаилә тарихын тарихи вакыйгаларга (1920 – 1991) бәйләп өйрәнү, чөнки ул гаилә елъязмасындагы җирле вакыйгалар белән безнең Ватаныбызның тарихы арасында бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында “Минем нәсел шәҗәрәсе” дигән эш дәфтәре эшләнде. Шуңа нигезләнеп, өч – “Минем нәселемнең язмышы минем туган ягым язмышында”, “Гражданин тәрбияләү”, “Гражданлык позициясе” бәйгеләре  үткәрелде. Бәйгеләрдә 100 укучы, 21 сыйныф җитәкчесе, 19 тарих укытучысы катнашты. Лауреат исеменә һәм призлы урыннарга лаек булучыларны бүләкләү тантанасы Тимирясов исемендәге КИУ базасында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International