“Сәләтлеләрне ачу” дип исемләнгән җәйге мәктәп Татарстан Республикасының яшьләренә үз сәләтләрен тормышка ашыру өчен өйрәнү мәйданчыгы булачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Оештыручылары: “Казанның сәләтлеләр  ачык университеты 2.0” Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән.

Сәләтлеләр Университеты Татарстан Республикасы яшьләренең шәхси һәм һөнәри үсешенә этәргеч бирүче “Сәләтлеләрне ачу” дип исемләнгән яшьләрнең җәйге мәктәбендә катнашучыларны җыя.

“Сәләтлеләрне ачу” дип исемләнгән яшьләрнең җәйге мәктәбе һәр елны 18нче августтан 25нче августка кадәр уза. Анда 8 көн дәвамында 400 сәләтле бала һәм яшүсмер үзләренең мөмкинлекләренә бәя бирергә һәм сәләтләрен тагын да үстерергә, үз алларына максат куеп, аңа ирешергә өйрәнәләр, төрле өлкәләрдә экспертлардан  консультацияләр һәм гамәли ярдәм  алалар, үзләренең көчләрен эш урыннарында сынап карыйлар. Ә иң мөһиме – эш белән тәэмин итүчеләр белән очрашалар. 400 катнашучының һәрберсе шәхси белем бирү программасын үзе мөстәкыйль рәвештә төзи.

Җәйге мәктәптә 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган республика, россиякүләм үткәрелгән, халыкара бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призлы урыннарга ия булучылары, шулай ук Сәләтлеләр Университеты үткәргән олимпиадалар һәм бәйгеләрнең җиңүчеләре катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International