Рособрнадзор югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башлануы хакында искәртә һәм абитуриентларны үз юлларын сайлауда игътибарлы булырга өнди

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт югары уку йортларында 20нче июньнән дә калмый гаризалар кабул итү башлануы хакында искәртә һәм абитуриентларны үз юлларын сайлауда игътибарлы булырга өнди.

Югары уку йортына яисә аның филиалына гариза биргәнче, иң элек аның гамәлдәге лицензиясе булуына һәм шулай ук белем бирү өчен сайлап алынган программа буенча дәүләт аккредитациясе барлыгына  инаныгыз. Югары уку йортының лицензиясе һәм  аккредитациясе барлыгын “Югары уку йортлары картасы” («Карта вузов») порталыннан карап тикшерергә була.

Дәүләт аккредитациясе булмаса яисә ул туктатылган булса, югары уку йортының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрергә һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган үрнәктәге дипломнарны бирергә хокукы юк. Мондый югары уку йортларын тәмамлаучыларга билгеле бер һөнәри эшчәнлек белән шөгыльләнүдә, РФ законнары нигезендә   һөнәри белем һәм (яисә) квалификациягә махсус таләпләр куелган вазыйфалар биләүдә каршылык туачак.

Югары уку йортының дәүләт аккредитациясе булмаса яисә ул туктатылган булса, анда белем алучыларга РФ Кораллы көчләре сафына хезмәт итәргә чакырылуны кичектереп торуга гарантия була алмый, шулай ук укыган өчен түләгәндә ана капиталы средствосын файдалану мөмкин түгел, аккредитация үткән магистратура и аспирантура программалары буенча белем алуны дәвам итү мөмкинлеге дә юк.

Бары тик БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүче абитуриентлардан  документлар кабул итү 26нчы июльдә төгәлләнә.

Абитуриентларга иҗади һәм (яисә) һөнәри юнәлештә  өстәмә кабул итү сынаулары үткәрүче югары уку йортлары документлар кабул итүне 7нче июльдән дә иртәрәк  төгәлләми.

Абитуриент бер үк вакытта иң күп дигәндә 5 югары уку йортына гариза бирә ала һәм 3 белгечлек һәм (яисә) юнәлешкә әзерлек буенча конкурста катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International