Чыгарылыш сыйныф укучылары 20нче июньдә физика һәм литературадан БДИ бирәләр

20 июнь 2018 ел., чәршәмбе

20нче июньдә үтә торган физика һәм литературадан имтиханнар 2018 ел бердәм дәүләт имтиханнарының төп чорын тәмамлый. 22нче июньнән 2нче июльгә кадәр бердәм дәүләт имтиханнарының төп чорын барлык фәннәр буенча имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дәвам итәчәк.

Физика фәненнән БДИнда катнашу өчен 171,5 меңгә якын кеше гариза бирде, шул исәптән 168,5 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу предметны БДИның төп чорында катнашучыларның 25%ы сайлаган. Бу предметтан БДИ оештыру өчен 2862 имтихан үткәрү пункты эшләячәк.

Физикадан имтихан эше үз эченә 32 биремне алган ике өлештән тора. Аны эшләүгә 3 сәгать 55 минут  (235 минут) вакыт бирелә. Имтиханда катнашучыларга программалаштырылмаган калькулятор һәм линейка кулланырга рөхсәт ителә. Иң түбәне булып 36 балл санала.

Литературадан имтихан бирү өчен 55 меңгә якын гариза теркәлгән, шул исәптән 53 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу предметны БДИның төп чорында катнашучыларның 9%ы сайлаган. Бу фән буенча БДИ оештыру өчен 2427 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Литературадан  имтихан эше үз эченә 17 биремне алган ике өлештән тора. Биремнәрнең 12се – кыска җавап белән, ә 5се киңәйтелгән җавап белән. Аны эшләүгә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Иң түбәне 32 балл куелган. Имтихан барышына җәмәгать күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре күзәтчелек итәчәк. Барлык имтихан бирү пунктларында да видеокүзәтү алып барылачак һәм имтихан материалларының тулы комплекты катнашучылар өчен аудиторияләрдә кәгазьгә бастырылачак.

Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 5нче июльдән дә соңга калмый беләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования