Балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр һәм һөнәри иҗат коллективларының 87нче Халыкара сайлап алу фестиваль-бәйгесе Казанда 26 – 28 октябрьдә узачак. Чара “Өмет Ярлары” («Берега Надежды») проекты кысаларында үткәрелә.
Бәйгедә катнашучылар өч: профессионаллар, кызыксынучылар, башлаучылар дәрәҗәләренең берсендә чыгыш ясый. Бәйге 15 номинация буенча уза.