Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү буенча чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тәкъдимнәр көтә

21 июнь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарын  уңайлырак һәм ачыктан-ачык итү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Имтиханнар вакытында җитешсезлекләр һәм туган кыенлыклар хакында бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru. электрон адресына яза алалар.

Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын  уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр җыя башлау хакында имтиханнарны вакытыннан алда бирү чоры төгәлләнгәч, 2018 елның апрель аенда хәбәр иткән иде.

Килгән барлык тәкъдимнәр каралачак, идарә белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелеп, нәтиҗә  ясалачак һәм шуннан соң һөнәри һәм эксперт оешмаларына тикшерүгә куелачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарын  төп чорда биргән чыгарылыш сыйныф укучылары да шулай ук дәүләт имтиханнарын камилләштерү хакындагы үзләренең фикерләрен Рособрнадзорга җибәрә алалар. Тәкъдимнәр җыю 30нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования