Белем бирү порталы җәйге бөтенроссия иҗади бәйгеләрдә катнашырга чакыра

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

«Балалар чүпкә каршы» һәм «Минем җәемнең сихри мизгеле» җәйге бөтенроссия иҗади бәйгеләрендә белем бирү оешмаларының укучылары һәм тәрбияләнүчеләре, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала. Бәйгеләр 1нче июньнән 31нче августка кадәр дәвам итәчәк. Конкурска нәтиҗәләр һәр 2 атна саен ясала.

Конкурста катнашу өчен иҗади эшеңне әзерләргә, бәйге сайтында электрон гариза калдырырга кирәк (https://оценка.рф/konkursy/deti-protiv-musora яки https://оценка.рф/konkursy/rasskazhi-o-svoem-lete).

Барлык эшләр «НИКА» белем бирү порталында басылып чыгачак (https://оценка.рф).

Бәйгедә төрле яшьтәге вәкилләр һәм иҗади коллективлар катнаша ала. Катнашу тәртибе һәм шартлары нигезләмәдә язылган. Тулырак мәгълүмат белән https://оценка.рф сайтында танышырга була яки сорау белән түбәндәге адрес буенча бәйге координаторларына мөрәҗәгать итәргә була: mail@oc-nika.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International