Фестивальдә Татарстанның 10 районыннан балаларны тәрбиягә алган 24 гаилә катнашты. Фестиваль кысаларында төрле бәйгеләр дә оештырылды. Шулай ук гаиләләрне “Балаларны тәрбиягә алучы гаилә династиясе”, “Гаилә эшчәнлеге” номинацияләре буенча тәбрикләделәр. Һәр гаилә дипломга ия булды. Опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре, балалар йорты директорлары рәхмәт хатлары алдылар.