Кукмарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында өстәмә белем бирүнең үсеш векторлары» дигән темага секция утырышы узды. Утырыш балаларга өстәмә белем бирү системасының йөзьеллык юбилеена багышланган иде.
Утырышта белем бирү оешмалары җитәкчеләре, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, «Юнармия» муниципаль штаблары җитәкчеләре, Россия укучылары хәрәкәтенең муниципаль кураторлары катнашты.