Илебез тарихы “Россия – минем тарихым” дигән мультимедиа паркында тәкъдим ителә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасындагы тарихи парк 5 500 квадрат метрдан артык мәйданны биләп торучы хронологик тәртиптә урнаштырылган 4 экспозициядән тора.

Паркның экспозициясендә Россия тарихы белән бер рәттән, Татарстан тарихы, аның халкының тарихи-мәдәни мирасы да чагылдырыла.

Проектта бирелгән борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр булган барлык мәгълүмат заманча җиһазлар: сенсорлы өстәл һәм экран, лайтбокс, интерактив коллаж, проектор, күләмле кинотеатр, планшетлы компьютер ярдәмендә күрсәтелә. Дүрт экспозициянең һәрберсендә дә видеоинфографика, анимация, өчкырлы модельләштерү, цифрлы реконструкция алымнары кулланыла.

Тарихи парк турында күбрәк мәгълүматны   https://myhistorypark.ru/?city=kaz сайтыннан табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International