Куркачида һәм Минзәләдә яшь армиячеләр сменасы башланды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Профиль сменасына Татарстаннан 200гә якын яшь армияче җыелды. Смена бер атнага исәпләнгән. Шушы вакыт эчендә яшь армиячеләр автомобиль эшенә, кул сугышына һәм башка төрле юнәлештәге әзерлекләрне өйрәнәчәкләр. Лагерь эшчәнлеге программасында шулай ук РФ Кораллы Көчләре Уставын, урында ориентлашуны өйрәнү дә каралган. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Казан гарнизонында хезмәт итүче офицерлар белән очрашулар да планлаштырылган.

Сменада катнашучылар буш вакытларында  Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле оешмасының (ДОСААФ) балаларның коллектив радиостанциясендә дә булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International