Укытучылар турында җырлыйбыз һәм “Артекка Рус Радиосы белән берлектә” барабыз

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Беренче мәртәбә бөтен ил күләмендә 5 – 11нче сыйныф укучыларын “Артекка Рус Радиосы белән берлектә” дип аталган укытучыларга ихтирам һәм хөрмәт хисен белдергән җырны иҗат итү һәм башкару бәйгесендә катнашырга  чакырабыз.

Катнашучылар үзенчәлекле сүзләр һәм көй уйлап чыгара һәм аны заманча эстрада жанрында башкара.

“Бәйгенең идеясе шулкадәр актуаль ки, мөгаен, һәрбер социаль төркемдә ул яклау табачак, - ди Мәгариф министры О. Васильева. – Безнең илебездәге һәр кеше өчен “укытучы” төшенчәсе аеруча мөһим мәгънәгә ия, ул мәктәп еллары турындагы иң җылы хисләрне уята. Укытучылык – ул социаль миссия, авыр һәм мактаулы хезмәт. Кешеләр моны аңлый һәм югары бәяли”.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, финалга узучы өч укучы Артекка юллама алачак, ә җиңүче үзенең җырын эстраданың танылган башкаручысы белән җырларга мөмкинлек алачак һәм ул  “Рус Радиосы” эфирында да яңгыраячак. Финалга узучылар арасында ике кешедән торган төркем дә булырга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен 2018 елның 5нче августына кадәр гариза бирергә кирәк. Гаризаны «edu.gov.ru/artek-contest» сайтында тутырырга кирәк.

Барлык сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: e-mail: v-artek@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования