Рөстәм Миңнеханов яшь геологларның 5нче республика кыр олимпиадасында катнашучыларга: геолог – бик күркәм һәм катлаулы һөнәр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны һәм чараның кунакларын 5нче республика кыр олимпиадасының ачылышы белән тәбрик итте.

Яшь геологлар олимпиадасы «Кояшлы» балаларны сәламәтләндерү лагере  («Солнечный»,НГДУ «Елховнефть») базасында уза.

Рөстәм Миңнеханов яшь геологлар олимпиадасының ГАҖ «Татнефть» һәм республиканың кечерәк нефть компанияләре ярдәме белән үткәрелүен искәртеп узды. Бу эштә Казан федераль университеты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да актив катнаша.

“Яшь геологлар олимпиадасында безнең белән бергә илебезнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Кырымнан, Казахстан һәм Белоруссиядән дә командалар катнашуы безне куандыра. Минемчә, аралашу һәм өйрәнүнең мондый формасы бик кызыклы. Бигрәк тә шушы 75 ел элек нефть ятмалары табылган урында. Бүген бу скважина – әле һаман да “1нче номерлы” скважина һәм ул тәүлегенә бер ярым тонна нефть бирә”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов геолог һөнәренең бик күркәм һәм катлаулы булуын да искәртте. Университетка укырга кереп кенә геолог булып булмый, бу һөнәрне мәктәптә укыган вакытта ук сайларга кирәк, дип саный  Рөстәм Миңнеханов. Ул бүген республикада киләчәктә  геолог булырга теләгән  400 укучы геология серенә өйрәнергә һәм киләчәк һөнәргә юнәлеш алырга ярдәм итүче  33 мәктәп мәйданчыгы булуын да искәртте.

Олимпиадада катнашучыларны шулай ук ГАҖ «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов та тәбрикләде.

Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин үз чиратында геологның юлы бик авыр, ләкин шулай булса да бик мөһим булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International