Тугызынчы фестиваль «Россиянең цифрлы буыны» дигән темага багышлана. Укытучылар Казан (Идел буе) федераль университетының Алабугадагы институты базасында 15 – 17нче август көннәрендә җыелачак.
Фестиваль эшендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары уку йортлары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрдәге югары уку йортларының галимнәре, мәгариф үсеше өлкәсендәге экспертлар катнашачак. Чит илләрдән килгән – 6 һәм Россиядән 35 модератор катнашыр дип планлаштырыла.