Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 10нчы маендагы под-813/18нче номерлы боерыгы нигезендә «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы педагогы» грантының җиңүчеләре билгеле булды.
Экспертлар комиссиясе составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ӨҺББ ДАМУ «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты», ӨҺББ КМУ «Социаль – гуманитар белем бирү үзәге», «ТИСБИ» университеты идарәсе вәкилләре керде.